Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр! Кадерле дуслар! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!

23 февраль – календарьдагы кызыл көн генә түгел. Бу бәйрәм барлык көчле, батыр һәм нык рухлы кешеләр көненә әверелде.

Россиянең теләсә кайсы гражданы, ул хәрби посттамы яки тыныч тормышта яраткан эше белән шөгыльләнәме - барыннан да элек үз Ватанының сакчысы. Һәм һәркем үз хезмәте белән бөек Россия данын арттыруга өлеш кертә. Бу көнне без Ватаныбызны саклаган барлык сугышчыларга хөрмәт һәм рәхмәтебезне белдерәбез. Туган җиребезне фашист оккупантларыннан саклап калган Бөек Ватан сугышы ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Бу бәйрәм бүгенге көндә Россиянең бердәмлеге һәм суверенлыгы сагында торып ата-бабаларыбызның данлы традицияләрен дәвам итүчеләрнеке дә.
Әлеге тантаналы көндә Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм Ватан хакына яңа казанышлар телим! Һәрвакыт безнең баш өстендә аяз тыныч күк йөзе балкысын!

Игорь Бабушкин,
«ЭРА» Яшел Үзән предприятиесе» АҖнең генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев