Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр, 19 сентябрь көнне 8.00 сәгатьтән 13.00гә кадәр сайлау участокларында 18 яшьтән өлкәннәр өчен гриппка һәм яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация максатында прививка бригадалары эшләячәк

Гриппны профилактикалау өчен "Ультрикс Квадри" һәм яңа коронавирус инфекциясен профилактикалау өчен "Спутник V" һәм "Спутник Лайт" вакциналары ясала.

Прививка бригадалары түбәндәге объектларда урнашачак:

Яшел Үзән шәһәренең 3нче урта мәктәбендә - 1нче поликлиникадан прививка бригадасы,

Яшел Үзән шәһәренең 10нчы урта мәктәбендә - 4нче поликлиникадан прививка бригадасы,

Яшел Үзән шәһәренең 15нче урта мәктәбендә - 3нче поликлиникадан прививка бригадасы,

Васильево шәһәр тибындагы бистәнең 1нче мәктәбендә - Васильево район хастаханәсенең прививка бригадасы,

Осиново бистәсе Карпов исемендәге лицеенда - Осиново табиблык амбулаториясеннән прививка бригадасы,

Норлат авыл җирлегенең административ бинасы һәм Норлат авылы Мәдәният йортында - Норлат участок хастаханәсеннән прививка бригадасы.


«Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе» ДАССУ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев