Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле ветераннар һәм автомобиль транспорты хезмәткәрләре!

Һөнәри бәйрәмегез – Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне уңаеннан, ихлас котлауларны кабул итегез!

Бөтен илебездәге кебек үк, безнең район өчен дә автомобиль транспорты бик әһәмиятле роль уйный, барлык икътисад тармаклары һәм социаль өлкәләр эшчәнлеген өзлексез һәм ышанычлы тәэмин итүдә өлеше зур. Бигрәк тә, машина йөртүче һөнәрен гомерлек итеп сайлап, пассажирларга ышанычлы һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтү, аларны вакытында тиешле урынга исән-имин илтеп җиткерү өчен көн саен руль артында эш вахтасын башкаручыларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Сезнең киеренке һәм җавап лы хезмәтегез ихтирамга лаек. 
Барлык профессионалларга һәм һәвәскәр йөртүчеләргә нык сәламәтлек, имин юллар, үзара хөрмәт, ышанычлы машиналар һәм яшел светофорлар телим! Автомобиль тармагы яшәсен һәм чәчәк атсын, ә машина йөртүчеләр хезмәте лаеклы бәяләнсен. Бәйрәм белән!


Рамил Садыков,
«Экспресс» ширкәте һәм ЗПАТП директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев