Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!

26 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан дәүләт медицина университеты инициативасы белән, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә, «Здоровье просто» дигән яңа профилактик онлайн проект старт ала.

Проектның максаты - халыкның санитар белемен күтәрү, йогышлы булмаган һәм социаль әһәмияткә ия йогышлы авыруларны профилактикалау. Проект форматы - «YouTube» каналында «Здоровье просто» атналык турыдан-туры эфирлар уздыру. Һәр туры эфир - сәламәтлек саклау өлкәсендә әйдәп баручы белгеч һәм медицинага катнашы булмаган җәмгыять вәкиле - танылган блогерлар, медиа-персоналар, җәмәгать эшлеклеләре белән сайланган темага җанлы дискуссия.

26.11.2020 дискуссия темасы - "Күкрәк сөте ашату өстенлекле".

Чакырылган кунаклар:
- Фазлыева Ләйлә Ринат кызы - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары; - Бабинцева Анна Анатольевна - Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш неонатологы, Казан шәһәренең «ГКБ7» ДАССУ неонатология буенча баш белгече, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Казан дәүләт медицина университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең госпиталь педиатрия кафедрасы ассистенты, медицина фәннәре кандидаты.

Сәламәтлек - иң кыйммәте! Сәламәтлек - иң мөһиме! Сәламәтлек - иң гадие!
Подписывайтесь на канал: https://www.youtube.com/channel/UCronIH3BkoR4xhACePpUcZA

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев