Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре һәм сәнгать эшлеклеләре! Кадерле ветераннар!

Сезне чын күңелемнән бәйрәм – Россия мәдәният хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!

Яшел Үзән районында үзләренең һөнәри бәйрәмен 778 иҗат кешесе  билгели.  Болар – китапханәләр һәм музейлар, авыл клублары, мәдәният йортлары һәм сарайлары, киновидеоучреждениеләр хезмәткәрләре, балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләре педагоглары, театр эшлеклеләре, язучылар, музыкантлар, рәссамнар һәм башка үз эшенә бирелгән кешеләр.
Үз хезмәтегез белән сез безнең халыкның мәдәни-тарихи мирасын саклыйсыз һәм баетасыз, рухи кыйммәтләрне арттырасыз, матурлыкны аңларга һәм бәяләргә өйрәтәсез.
Яраткан хезмәтегезгә бирелгән булганыгыз, талантыгыз һәм кешеләргә шатлык китергәнегез өчен сезгә чын  күңелемнән рәхмәтемне белдерәм.
Сезгә ныклы сәламәтлек, эшчәнлегегездә уңышлар, бәйрәм күтәренкелеге һәм иң кыю иҗади планнарыгызның тормышка ашуын телим!

Александр Тыгин,
Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дом культуры глава района клуб