Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле машина төзү тармагы хезмәтчәннәре һәм ветераннары!

Кадерле яшел үзәнлеләр!

«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыятенең күпмеңле коллективы исеменнән һөнәри бәйрәм уңаеннан ихлас котлаулар кабул итегез!
Машина төзү Яшел Үзән шәһәренең икътисади мөмкинлекләр үсешендә аерым роль уйный. Берничә буын яшел үзәнлеләрнең, «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» кебек төп шәһәр барлыкка китерүче предприятиеләр белән язмышлары тыгыз бәйләнгән. 
Безнең предприятие цехларында, үзебездә төзелүче суднолар өчен дә, илебез сәнәгатенең нефть һәм газ тармагы өчен дә, эшләнмәләрнең киң номенклатурасы җитештерелә. Ә заводның титан кою цехы – бик күп еллар дәвамында Россия һәм чит ил стандартларына туры килерлек, һәр төрле титан эретмәләреннән катлаулы конфигурациядәге фасонлы титан кою буенча дөньяда иң зур җитештерүчеләрнең берсе булып кала бирә. 
Предприятиебез продукциясенең сыйфатын һәм ышанычлылыгын күпмеңле коллектив белгечләре һәм эшчеләре тәэмин итә. Хөрмәтле заводлылар, бары тик сезнең үҗәтлегегез, ватанпәрвәрлегегез һәм осталыгыгыз аркасында гына предприятиедә җитештерү күләме арта, көндәшлеккә каршы тора алырлык продукциянең яңа төрләре үзләштерелә һәм сыйфаты яхшыра, инновацион технологияләр өйрәнелә. Хезмәтегез өчен рәхмәт! 
Аерым рәхмәт сүзләрен, завод үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән һәм бүген дә белемнәрен һәм кыйммәтле тәҗрибәләрен яшь буынга бирүне дәвам итүче ветераннарыбызга җиткерәсе килә.
Кадерле дуслар! Нык сәламәтлек, шәһәребез һәм республика өчен яңа казанышлар телибез. Сезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет, байлык һәм уңышлар!


Александр Карпов, «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» генераль директоры
Михаил Подгорнов, «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» профсоюз оешмасы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев