Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле хезмәттәшләр, хезмәт ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!

Авыл хуҗалыгы – илебезнең ышанычлы терәге булып торучы икътисад нигезе. Туган җиребез хакына тырышучы чын хезмәт ияләренә, барлык авыл хуҗалыгы һәм эшкәртеп җитештерү сәнәгате хезмәткәрләренә уңышлы еллар, зур байлык, казанышлар телим.

Киләчәктә дә яшел үзәнлеләр генә түгел, ә респуб ликабыз халкы да яратып куллана торган тәмле, сыйфатлы продукция белән шатландырып торырсыз дип ышанам. Алга таба да кайгыртучан азык-төлек сәнәгате хезмәткәрләре булып калуыгызны һәм һәрвакыт яңадан-яңа, тәмледән-тәмле ризык җитештерүегезне телим.

Барыбызга да тыныч һәм бай илебездә, тулы гаиләләребездә мул табыннар артында матур яшәргә язсын! Бәйрәм белән!

Лариса Гордеева,
«Яшел Үзән икмәк комбинаты» ябык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев