Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!

Бу матур язгы бәйрәм бөтен хатын-кызларга карата тирән ихтирам һәм рәхмәт белдерүне аңлата, гүзәл ханымнарны сөю һәм чын күңелдән соклануны күрсәтә.

Сез – яраткан хатыннарыбыз, әниләребез, сеңелләребез, кызларыбыз, дусларыбыз һәм хезмәттәшләребез – безнең тормышны шатлыкка һәм гүзәллеккә күмәсез, дөньяны матурлыйсыз. Сез безгә авыр минутларда ярдәм итәсез, яңадан-яңа уңышларга рухландырасыз һәм тормышыбызны ямьләндерәсез.
Кадерле хатын-кызлар, бу язгы көндә сезнең исемгә җылы котлауларның, дулкынландыргыч сүзләрнең күбрәк әйтелүен телим. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм имин көннәр юлдаш булсын!

Евгений Жирков,
«Зеленодольск ПКБсы» АҖ
генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев