Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле горькийлылар, яшел үзәнлеләр һәм шәһәребез кунаклары! Кадерле ветераннар!

Дәүләтебезнең төп бәйрәме – Россия көне уңаеннан ихлас котлауларыбызны кабул итегез!

Россия көне ирекле, чәчәк атучы, көчле күп милләтле илебезнең бөтен халкын бергә туплаучы чагыштырмача яшь  бәйрәм.
Соңгы  елларда  илебез динамик үсә, халыкара аренада  үз позицияләрен көннән-көн ныгыта һәм ышанычлы адымнар белән алга бара. Россия мондый позициягә күп гасырлык катлаулы юл аша килде, ә анда халкыбызның алыштыргысыз кыйммәтләре һәм  рухи көче – бердәмлеге һәм иреге, тынычлыгы һәм татулыгы формалашты.
Горурланырлыгыбыз бар, болар – бай мәдәни һәм  рух мирасыбыз, илебез фәнендәге югары казанышларыбыз, ә иң мөһиме – үлемсез батырлыклар күрсәткән һәм җиңүләр яулаган, иң авыр вакытларда да аягында басып калган бабаларыбыз, Ватаныбызның чәчәк атуы өчен намуслы хезмәт итүче, гасырлар буе  килгән традицияләрне саклаучы һәм арттыручы кешеләребез.
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыяте илебез белән бер  ритмда яши. Заводыбыз эшчеләре һәм хезмәткәрләре бөек диңгез державасы   буларак Россия данын яклау һәм ныгыту өчен көн саен фидакарьләрчә көч куя.
Шушы бәйрәм көннәрендә гаиләләрегезгә бәхет-шатлыклар, тынычлык һәм муллык телибез. Балаларыбызның матур киләчәгенә юнәлтелгән барлык башлангычларыгыз уңышлы тормышка ашсын.

Александр Карпов,
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыятенең  генераль директоры
Михаил Подгорнов,
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы»
акционерлык җәмгыятенең
профсоюз оешмасы рәисе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев