Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле дуслар, сезне уяу булырга чакырабыз!

Урысларда: «Кому война, кому – мать родная”, - дигән әйтем бар.

Бу сүзләр бүгенге катлаулы көннең барлык мөмкинлекләрен теләсә нинди юллар белән үз мәнфәгатьләрендә файдаланып калырга тырышучы Ходайның түбән җанлы бәндәләренә бик тә туры килә.

WhatsApp буйлап чираттагы фейк, ягъни ялган мәгълүмат йөри. Аферистлар текстында түбәндәге сүзләр язылган: “ Игътибар!!! 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен азык-төлек җыелмалары буенча бердәм 88002003411 номерына шалтыратабыз. Җавапны 5 минут дәвамында көтегез, борчылмагыз, җавап бирәчәкләр... Исем-фамилиягезне, яшәгән адресыгызны тулысы белән, яшегезне һәм телефон номерыгызны әйтеп җавап бирергә әзерләнегез. Чират номерын язарга ручка әзерләп куегыз. Кемгә 65 яшь, барыгыз да шалтыратыгыз. Бәхетле булыгыз!

Бу Россия акциясе, бушлай. 14 төрле продукция: консерва, ярма җыелмалары. Танышларыгызга да әйтегез. Шалтырату бушлай".

Әгәр дә шундый хәбәр алгансыз икән, ышанмагыз һәм шалтыратмагыз. Бу ялган!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев