Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмә

1. Күз күреме өчен файдалы

Өлгергән хөрмә кызгылт-сары тутларга бай (җимешнең кызгылт-сары төсе шуларга бәйле). Ә ул тутлар күз күремен яхшырта һәм күзләр картаюга каршы тора.

2. Үпкәләрне саклый

Шул ук кызгылт-сары тутлар сулыш төзелмәсен дә кайгырта һәм сулыш юллары, үпкә ялкынсынулар барлыкка килүгә каршы тора. Әгәр тәмәке тартасыз икән, сезгә хөрмә ашау аеруча кирәк.

3. Йөрәккә ярдәм

Хөрмәдә үсемлек шикәрләре һәм калий бар, ә алар йөрәк мускулы өчен бик тә файдалы һәм кантамырлар тышчаларын да ныгыта. Шул сәбәпле хөрмә кан басымын җайга сала һәм гипертониягә каршы көрәштә ярдәм итә.

4. Эчәклекне ныгыта

Хөрмә эчәклек эшчәнлеге бозылганда бик яхшы бөрештерә, ашказаны авыртканда авыртуны басарга ярдәм итә.

5. Яраларны дәвалый

Өлгергән хөрмә җимешләре бик яхшы бөрештерү һәм микробларны үтерү сәләтенә ия. Шуңа күрә дә җимешне ярага яки пешкән урынга куеп торыгыз. Яра бик тиз төзәләчәк.

6. Бөерләргә ярдәм

Элек-электән әлеге җимешне бөер һәм бәвел куыгына бәйле төрле авырулар вакытында кулланганнар. Хөрмә төзелешендәге магний тәннән натрий тозларын чыгарырга ярдәм итә һәм бөерләргә артык күп көч китерми. Хөрмә бәвел куу үзлегенә дә ия. Кайнар сөт эчү белән чиратлаштырып, көнгә 3-4 хөрмә ашасагыз, файдасы тими калмас.

7. Әзканлылыктан котыларга булыша

Хөрмәдә барлык матдәләр (тимер аеруча күп) һәм витаминнар да бар диярлек, шуңа күрә дә аннан ясалган чәй әзканлылык вакытында бик тә файдалы.

8. Депрессиядән саклый

Көнгә бер хөрмә ашау тынычландырырга һәм йокыгызны яхшыртырга ярдәм итәчәк магний күләмен тулыландыра. Ә җимеш шикәре һәм шикәр күңелне күтәрәчәк.

9. Тамак авыртудан дәва

Тамакны берничә көн буе хөрмә суы һәр бер стакан җылы су кушылмасы белән чайкасагыз, тамак авырту тиз үтәр.

Фото: wikipedia.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X