Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хәрби хәрәкәт ветераннарының да үз көннәре бар

1 июль көнне шәһәребездә Россиянең хәрби хәрәкәтләре ветераннары көненә багышланган традицион автомобиль йөреше узды.

Ул көнне «Хәрби туганлык» җитәкчелегендәге 150дән артык катнашучы, үзләренең хәрби частьлары һәм берләшмәләре флаг лары беркетелгән КамаЗлары, мотоцикллары, җиңел машиналарында Горький исемендәге мәдәният үзәге мәйданыннан Яшел Үзән урамнары буйлап кузгалды.

Колонна белән, шәһәребезгә керү юлында «Зеленодольск» дип язылган стела янында тукталганнан соң, тавыш сигналлары белән «почет кругы» ясап, Җиңү Паркына юнәлделәр. Анда, хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәйкәле янында митингка җыелып, чәчәкләр куйдылар. Генерал Юрий Королев чыгышы барышында патрио тик тәрбиянең мөһимлеген ассызыклады.
«Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне» илебездә билгеләнә, әмма ул рәсми рәвештә танылмаган әле. Шулай булса да, елдан-ел колачлана бара. 2009 елдан бирле бу бәйрәм «Хәрби хәрәкәтләр ветераннарының хәтер һәм кайгы көне» дип тә йөртелә.
Бу – Россия өчен сугышкан һәркемнең хәтер көне. Ватанын саклау буенча бурычын кайсы сугышта һәм кораллы конфликтта үтәве мөһим түгел – ул шул хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарга һәм инде арабыздан киткәннәргә хөрмәт буларак билгеләнә.
Яшел Үзәннең «Гнездышко» приютында да әлеге көнгә багышланган чара узды. Биредә тәрбияләнүче балалар (асоциаль гаиләләрдән алынган) белән алдан Россия армиясенең батырлыклары турында әңгәмә уздырылган, Украинадагы махсус операция һәм узган еллардагы локаль конфликтлар турындагы хәрби хроника күрсәтелгән. Чакырылган кунаклар белән илебезне саклап башларын салганнарны бер минутлык тынлык белән хөрмәтләделәр. Ә алар, үз чиратларында, балаларга үз башларыннан узган хәрби вакыйгалар турында бәян итте. Үсеп килүче буынны кызыксындырган сораулар да күп иде һәм ветераннар аларны аңлаешлы җаваплары белән сөендерде. Балалар да буш итмәде – үз куллары белән ясалган истәлек бүләкләрен тапшырды. Мондый эчтәлекле һәм ватанпәрвәрлек белән сугарылган тәрбияви очрашуга килгәннәре өчен приют Вячеслав Жигитов, Игорь Хмелев, Сергей Сафронов һәм Наил Гыйльметдиновка бик рәхмәтле. Ә балалар әле бу чарада оештырылган уеннарда һәм ярышларда үзләренең өлгерлекләрен, игътибарлык ларын һәм эрудицияләрен дә күрсәтте.
Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне болар белән генә тәмамланмады әле. Шәһәребезнең «Родина» паркындагы «Фиалка» мәйданчыгында аларга багышлап концерт программасы булды. Гаиләләренә әйләнеп кайта алмаучыларны кораллардан залплар һәм бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Ә Раифа витязьләре үз чыгышларында туган илне сакларга һәм якларга кечкенәдән үк өйрәнергә кирәклеген күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X