Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Хонда” пассажиры 8 көннән үлгән

Җәйге чорда велосипедчылар белән мотоциклчылар авария очракларына еш эләгә. Төп юлларда йөргәндә “тимер ат” хуҗаларына бик сак булырга, кагыйдәне үтәргә кирәк. Башка очракларда бәла чыгасын көт тә тор.

Менә шулай Свияжск авылында “Хонда” мотоциклын йөртүче 29 яшьлек ир Набережная урамында юл тизлеген генә арттырып калмаган, ә кагыйдә дә бозарга өлгергән. Нәтиҗәдә юл кырыена төшеп китеп баганага барып бәрелгән. Өстәвенә аның 23 яшьлек пассажиры да булган. Тән җәрәхәтләре алган ике ирне дә дәваханәгә озатканнар. Пассажиры Казанда РКБда 8 тәүлек узгач үлгән.

Фото https://ussurmedia.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги:

2
X