Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөкүмәтнең беренче җыелышының төп темасы милли проектларны гамәлгә ашыру булды

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Хөкүмәтнең яңа составындагы беренче җыелышны уздырды. Алга таба эшнең төп юнәлеше итеп милли проектларны гамәлгә ашыру темасы билгеләнде.

Премьер-министр аерым шәһәрләрдә генә түгел, бөтен ил буенча милли проектларны һәм аларның максатларын гамәлгә ашыруның мөһимлеген билгеләп үтте. Бу эштә Хөкүмәт әгъзалары шәхсән җаваплы булачак. 

Россия Президенты тарафыннан аның Федераль Җыенга Юлламасында куелган бурычлар кичекмәстән үтәлергә тиеш, дип ассызыкладылар җыелышта. Беренче чиратта бу балалы гаиләләргә ярдәм итүгә, гражданнарның керемнәрен үстерүгә, сыйфатлы сәламәтлек саклау һәм мәгарифкә кагыла. 
Икенче төп тема Россиядә икътисад үсешен арттыру булды. 
"Яңа инвестиция циклын эшләтеп җибәрергә кирәк", - дип йомгаклады Михаил Мишустин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X