Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөкүмәт техник тикшерүнең яңа кагыйдәләрен кертүне 1 октябрьгә кадәр кичектерәчәк

Яңа кагыйдәләр 1 марттан үз көченә керергә тиеш иде. Анда электрон диагностика карталарын кертү, процессны фотога төшерү, профильле бизнес эшенә йогынты ясый торган башка процедураларны эшләтеп җибәрү күздә тотылган иде.

"Һәрбер эштәге кебек үк, башлангыч этапта төрле өстәмәләр кертү котылгысыз, - дип ассызыклады Мишустин хөкүмәт утырышында. - Мәсәлән, йөкләнешнең тигез бүленмәве, чиратлар. Коронавирус белән вәзгыять яхшырса да, әлегә идеальдән ерак торган шартларда, бу, әлбәттә, билгеле бер куркынычлар тудыра, шул исәптән кешеләрнең сәламәтлеге өчен дә", - дип Мишустинның сүзләрен китерә "Российская газета".

"Без моңа юл куярга тиеш түгел дип саныйм. Килеп туган вәзгыятьтә техник тикшерүнең яңа тәртибен кертү срогын 1 октябрьгә кадәр кичектерергә кирәк ", - дип белдерде хөкүмәт рәисе.

Көз көне яңа система тоткарлыксыз эшләргә тиеш, дип кисәтте Михаил Мишустин. Җаваплы ведомстволарга барлык процедураларны һәм аларның техник тормышка ашырылуын тагын бер кат бәяләргә кирәк булачак.

"Гражданнар өчен бернинди уңайсызлыклар булырга тиеш түгел, - дип ассызыклады премьер-министр. - Безнең илдә миллионлаган автосөючеләр. Барысын да кешечә эшләргә кирәк".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X