Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Игенче-механизаторларның көнне-төнгә ялгап хезмәт иткән ялсыз вакытлары артта калды.

Аларның язгы кыр эшләрен тәмамлаганнан соң уздырыла торган, өстәлләребезне икмәкле итүдә зур роль уйнаган корал – сабанны зурлаучы милли бәйрәмебез дә инде гөрләде. Һәм шунда, Яшел Үзән муниципаль район хакимияте, инвесторлар: «Ак Барс» холдинг компаниясе һәм «Красный Восток-Агро» акционерлык җәмгыяте, «Майский» теплицалар комбинаты», «Овощевод» һәм «Залесный» агрофермасы ширкәтләре, «Авангард» акционерлык җәмгыяте ярдәме белән булдырылган кыйммәтле призлар, акчалата премияләр белән олылап районыбызның тырыш, алдынгы хезмәтчәннәренең лаеклы бүләкләнүе бик дөрес һәм куанычлы.

Менә алар, 2018 елның дәртле йөрәкле, көчле беләкле хезмәт батырлары:
Инсаф Вәлиуллин – «Авангард» АҖ механизаторы, акчалата премия белән бүләкләнде. Язгы кыр эшләре вакытында 460 гектардан артык җирдә дым каплаткан, 1040 гектарда чәчкән.
Ринат Ганиев – «ВЗП «Заволжья» ҖЧҖда машина йөртүче, акчалата премия белән бүләкләнде. 515 мең тонно-километр үтәгән.
Рәмзия Галимова – «Красный Восток Агро» АҖ «Әҗәл» терлекчелек комплексының сыерларны машина белән саву операторы, акчалата премия белән бүләкләнде. Һәр сыердан 6865 литр сөт сауган.  
Лилия Матюнина – «Майский» теплицалар комбинаты» ҖЧҖ яшелчәче-мастеры, акчалата премия белән бүләкләнде. Бер квадрат метрдан 138 килограмм яшелчә уңышы җыеп алган.  
Ирина Мельникова –  «Ак Барс» кошчылык комп­лексы» ҖЧҖ Яшел Үзән филиалында кош караучы, акчалата премия белән бүләкләнде. Ул тәрбияләгән кошларның тәүлеклек артымы 60 грамм, кош исәбе сакланышы 96 процент.
Рөстәм Җәләлиев, Илгиз Миңнуллин, Артур Семахин (механизаторлар) һәм Фәргать Гайнуллин (машина йөртүче) – «ВЗП «Заволжья» хезмәткәрләре, язгы кыр эшләре  алдынгылары, акчалата премия белән бүләкләнделәр.
Гөлфия Закирова – «Красный Восток – Агро» АҖ «Вахитово» терлекчелек комплексының алдынгы бозау караучысы, акчалата премия белән бүләкләнде.
Николай Балашов – «Красный Восток – Агро» АҖ  «Молвино» мегафермасының көтү белән идарә итү операторы, акчалата премия белән бүләкләнде.
Зөлфирә Илларионова, Ольга Хәмидуллина (яшелчәче-мастерлар), Сергей Турков (механизатор), Эдуард Врачев (эксплуатация хезмәте җитәкчесе) – «Майский» теплицалар комбинаты» ҖЧҖ хезмәтчәннәре, намуслы хезмәтләре һәм җитештерүдәге югары күрсәткечләре өчен акчалата премия белән бүләкләнде.
Фәния Мөхетдинова (терлек караучы), Анастасия Савосина (кош түшкәсе әвәләүче)– «Ак Барс» кошчылык комплексы» ҖЧҖ Яшел Үзән филиалы хезмәтчәннәре, намуслы хезмәтләре һәм җитештерүдәге югары күрсәткечләре өчен акчалата премия белән бүләкләнде.
Фидаил Шәйхетдинов – «Тау иле» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы язгы кыр эшләре алдынгы механизаторы, кыйммәтле бүләк тапшырылды.
Рафил Мифтахетдинов – «Күгәй» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы язгы кыр эшләре алдынгы механизаторы, кыйммәтле бүләк тапшырылды.
Михаил Козлов – «Овощевод» ҖЧҖ машина йөртүчесе, җитештерүдә югары күрсәткечләре өчен кыйммәтле бүләк тапшырылды.
Виталий Гришин – «Авангард» АҖ механизаторы, җитештерүдә югары күрсәткечләре өчен акчалата премия белән бүләкләнде.
Гөлназ Ганиева (кош эшкәртүче), Линар Әхмәтҗанов (мал табибы) – «Залесный» агрофирмасы ҖЧҖ хезмәтчәннәре, җитештерүдә югары күрсәткечләре өчен акчалата премия белән бүләкләнде.
Хәмзә Абзаловның иң яхшы Крестьян-фермер хуҗалыгы (Норлат авыл җирлеге) һәм Владимир Талаевның иң яхшы шәхси хуҗалыгы (Олы Ключи авыл җирлеге) – авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә югары күрсәткечләре өчен кыйммәтле бүләк тапшырылды.
Куйган хезмәтеңне күреп бәяләүләре, тырышлыгыңның бушка булмавын аңлау – канәгатьлек хисе бирә, әлбәттә. Киләсе елга бу исемлек тагын да саллырак булыр, дип ышанабыз, чөнки безнең районыбызда үҗәт һәм булган халык яши.

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев