Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев һәм Татарстан Респуб ликасы Дәүләт Советы депутаты Юрий Камалтынов Шәһәр көнендә нәтиҗәле һәм намуслы хезмәт куйган, югары нәтиҗәләргә ирешкән яшел үзәнлеләрне бүләкләде.

«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале Яшел Үзән районы ветераннар (пенсионерлар) җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Тәлгать Гыйззәтуллинга, «Район мәдәният Координа ция-методик үзәге» муниципаль бюджет учреждениесенең бәйрәмнәр оештыру бүлеге мөдире Татьяна Палейга тапшырылды.

«Татарстан Рес публикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем Афзал Шамов исемендәге Татар Танае урта мәктәбенең биология һәм химия укытучысы Асия Закировага бирелде.

«Татарстан Респуб ликасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә «ВЗП Заволжья» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте мотористы Кәбир Бикмуллин лаек булды.

«Татарстан Рес публикасының атка занган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем Яшел Үзән балалар сәнгать мәктәбенең югары категорияле укытучысы Валерий Макаровка һәм Яшел Үзән шәһәре Балалар музыка мәктәбенең скрипка классы укытучысы Тамара Макарчевага бирелде.

«Татарстан Рес пуб ликасының атказанган физик культура хезмәткәре» дигән мактаулы исеме Яшел Үзән районы 1нче олимпия резервы спорт мәктәбенең спорт гимнастикасы буенча тренеры Александр Артамоновка тапшырылды.

«Фидакарь хезмәте өчен» медале белән Яшел Үзән ра йонының 19нчы «Кызыл Калфак» балалар бакчасының өлкән шәфкать туташы Марина Спирюхина бүләкләнде.

Югары дәүләт бү ләкләренә лаек булган якташларыбызны чын күңелдән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев