Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хезмәтегез алдында баш иярлек

Сабантуйның төп геройлары авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре булуы бәхәссез, чөнки алар илебезне туендыручылар. Көн-төн дими, ял белми тир түгүче игенче-механизаторлар, сыер савучылар, терлекчеләр, яшелчәчеләр...

Алар хөрмәтенә бу бәйрәм элек-электән язгы кыр эшләре тәмамлангач уздырыла. Яшел Үзән сабан туенда мәйдан уртасына чакырып, районыбыз уңганнарын бүләкләү матур традиция.

Югары күрсәткечләргә ирешкән булдыклы якташларыбызны район башлыгы Михаил Афанасьев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Таһир Җиһаншин котлады. Аларга акчалата премия һәм бүләкләр тапшырылды.

«Заволжья «ВЗП» ширкәтенең иң яхшы механизаторы дип Алмаз Мос тафин танылды. Ул язгы кыр эшләре чорында бер мең гектардан артык мәйданда дым каплаткан. Ә иң яхшы сыер савучы – «Кызыл Шәрык-Агро» җәмгыятеннән Гөлнара Абдуллина. Ул 2020 ел нәтиҗәләре буенча, бер сыер га 7465 литр сөт сауган, 270 сыерны карый.

«Заволжье «ВЗП» ширкәте механизаторлары Артур Семахин, Иван Анисимов «Вахитов» терлекчелек комплексы механизаторы Зөфәр Хәйруллин, «Мулла Иле мегаферма»сы савымчысы Рәисә Шәрәфетдинова, шулай ук, бүләкләнүчеләр арасында. «Майский «Теплица комбинаты» җәмгыятенең теп лицада эшләүче Людмила Хөсәенова, шофер Виктор Тимофеев, тракторчы Анатолий Вагин, автотрактор паркы җитәкчесе Илдар Сибгатуллинның да нәтиҗәле хезмәте бәяләнде. Әнисә Габдрахманова мәсәлән, әлеге җәмгыятенең иң уңган яшелчәчесе. Ул үстергән яшелчә уңышы бер квадрат метрдан 193 килограмм тәшкил итә.
«Ак Барс «Кошчылык комплексы» җәмгыятенең Яшел Үзән филиалы, намуслы хезмәте һәм югары җитештерү күрсәткечләре өчен, кош итеннән кулинария эшләнмәләре әзерләүче Адилә Кочкареваны, тракторчы Рамил Җамалиевны да зурлады. Бүләкләнүчеләр арасында «Овощевод» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте механизаторы Вячеслав Фомин, «Авангард» җәмгыятеннән терлекче Нина Снытко да бар иде.

Яшел Үзән муниципаль районы хакимияте язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча «Тау Иле» хуҗалы гының баш икътисадчысы Рамилә Шәйхетдиновага, «Күгәй» кооперативы бозау караучысы Гөлнур Нигъмәтҗановага кыйммәтле призлар тапшырды.

Район хакимияте авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча югары нәтиҗәләр күрсәткән Күгәй авыл җирлегенең иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалыгы Люция Ишмөхәммәтованы бүләкләде. Люция Хәбибулла кызы хуҗалыгында 9 баш мөгезле эре терлек асрый, шуларның 6сы – савым сыер лары. 2020 елда продукция сатудан кергән табыш бер миллион 160 мең сум булган. Иң яхшы крестьян-фермер хуҗалыгы дип Норлаттан Рәмис Абзалов танылды. 2020 ел эчендә 698 тонна үсемлекчелек продукциясе җитештерелгән. 2020 елда продукция сатудан кергән табыш 9 миллион сум тәшкил иткән.

Уңышка ирешкән якташларыбызны котлыйбыз. Авыр һәм тынгысыз эшегездә сабырлык телибез. Иң мөһиме – саулыгыгыз нык булсын. Хезмәтегез алдында баш иябез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев