Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хезмәт министрлыгы 2021 елда гыйнвар каникулларына үзгәреш кертте

Киләсе елда берничә бәйрәм көне ял көннәре белән туры килгәнгә күрә, күчерүнең түбәндәге механизмы тәкъдим ителә: 2 һәм 3 гыйнвар (шимбә һәм якшәмбе) ял һәм бәйрәм көннәренә туры килгәнлектән, 5 ноябрьгә һәм 31 декабрьгә күчерелә.

Шулай ук, 20 февраль ял шимбәсен дүшәмбегә - 22 февральгә күчерү дә тәкъдим ителә.

Шул рәвешле, 2021 елда түбәндәгечә ял итәчәкбез:

  • 1 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр;
  • 21 февральдән 23 февральгә кадәр;
  • 6 марттан 8 мартка кадәр;
  • 1 майдан 3 майга кадәр һәм 8 майдан 10 майга кадәр;
  • 12 июньнән 14 июньгә кадәр;
  • 4 - 7 ноябрь;
  • 31 декабрь.

Тәкъдим ителгән ял көннәрен күчерү – һәр атнада ялның 42 сәгатьтән дә ким булмаска тиешлеге турындагы хезмәт закончалыгына туры килә.

Исегезгә төшерәбез, Хезмәт кодексы нигезендә Россия Федерациясендә эш көне булмаган бәйрәм көннәре булып түбәндәгеләр тора:

  • 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнварда - Яңа ел каникуллары;
  • 7 гыйнвар - Раштуа бәйрәме;
  • 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне;
  • 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне;
  • 1 май - Яз һәм хезмәт бәйрәме;
  • 9 май - Җиңү көне;
  • 12 июнь - Россия көне;
  • 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев