Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хезмәт хакын түләми, нишлим икән?

– Кибеттә җыештыручы булып эшлим, әмма рәсми урнашмаган. Июнь аеннан бирле хуҗа хезмәт хакы түләми. Мин ничек тә булса аңа йогынты ясый аламмы? Шаһитлар һәм хезмәт вакыты табелендә мәгълүмат бар.

– Эш белән тәэмин итүче, һичшиксез, һәрбер хезмәткәре белән язма рәвештә ике нөсхәдә килешү төзергә тиеш. Әгәр дә хезмәткәр җитәкче кушуы яки ул белә торып эшли башлаган икән, килешү телдән төзелгән дип санала. Шулай итеп, закончалык җитәкчеләрне үз хезмәткәрләрен рәсмиләштерергә мәҗбүр итә. Килешүдә билгеләнгән хезмәт өчен һәр ярты ай саен акча түләргә тиешләр. Сезнең  җитәкче законны ике тапкыр бозган: сезне рәсми рәвештә эшкә урнаштырмаган һәм вакытында хезмәт хакы бирмәгән. Мондый закон бозуы өчен ул хәтта җинаять җаваплылыгына да тартылырга мөмкин. Иң элек сезгә хезмәттәшлек мөнәсәбәте фактын танырга кирәк. Моның өчен, сезнең килешү төземичә генә эшләвегезне исбатларлык шаһитлар чакырып, судка мөрәҗәгать итегез. Хезмәт вакыты табеленең күчерелмәсен дә алырга онытмагыз. Бәлки эш урыныгызда, эш киеменнән төшкән фотоларыгыз да бардыр. Һәрбер дәлил мөһим. Судта, шулай ук, сезгә тиеш булган хезмәт хакының тулы суммасын түләүләрен дә таләп итегез. Моннан тыш, сезгә хезмәт хакын тоткарлауның һәр көне өчен компенсация дә тиешле. РФ Хезмәт кодексының 236нчы маддәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев