Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ХӘДИСЛӘР укып күңелләргә азык алыйк әле

Дустыңны уртача сөй, бәлки беркөнне ул сиңа дошман булыр, дошманыңны да уртача дошман күр, бәлки беркөнне ул сиңа дус булыр.

Артык мактаучыларның йөзләренә туфрак сибегез!

* Үзеңә амәнәт ителгән нәрсәне иясенә тапшыр, үзеңә хыянәт иткән кешегә хыянәт кылма!

* Вөҗданыңны кыйный торган нәрсәне эшләмә, куй!

* Әгәр сине яхшы эшләрең шатландырса һәм бозык эшләрең кайгыга салса, димәк, син мөэмин икәнсең.

* Әгәр эшләр үз кешеләренә тапшырылмаса, кыямәт буласын көтеп тор!

* Аллаһы Тәгаләгә иң күп шөкер итүче кеше – адәмнәргә шөкер итүче кеше.

* Ахмактан өзел, кисел!

* Хатыннарның бәрәкәтлесе – ире өчен аз мәшәкатьле булганы.

* Хатыннар өстендә булган хакларның иң зурысы - ир хакы, ирләр һәм хатыннар өстендә булган хакларның иң зурысы - ана хакы.

* Биш нәрсә килгәнче, башка бишнең кадерен бел: үлемең килгәнче – терек булуыңның, хасталык килгәнче - сәламәтлегеңнең, мәшгуль булганчы - буш вакытыңның, картлык килгәнче - яшьлегеңнең, фәкыйрьлек килгәнче - байлыгыңның.

* Галим, яки гыйлем өйрәнүче, яки тыңлаучы, яки гыйлемне сөюче бул! Ләкин бишенчесе булма, һәлак булырсың!

* Кәсепнең иң яхшысы – хыянәтсез булган сәүдә һәм кешенең үз кул көче белән мал табу.

* Кыямәт көнендә гөнаһы иң күп булган кеше – дөньяда вакытта әһәмиятсез сүзне күп сөйләгән кеше.

* Ара бозык тору – кешеләрне һәлак итүче.

* Батырлык кешеләрне көрәшеп егуда түгел, бәлки ачу вакытында үзен тота белүдә.

* Амәнәтле булу – ризыкны, хыянәтле булу фәкыйрьлекне тарта.

* Синдә Аллаһы Тәгалә сөя торган ике сыйфат бар: йомшаклык белән кабаланмау.

* Эшләрнең хәерлесе – уртачасы.

* Хак иясенең сүз сөйләргә хакы бар.

* Кайбер сүзләрдә – сихер, кайбер шигырьләрдә хикмәт бар.

* Бернинди нигезсез кешеләр турында яман уйлаудан сакланыгыз, чөнки начар уй – сүзләрнең иң ялганы. Кешеләрнең гаепләрен тикшермәгез, көнләшмәгез, ачуланышмагыз, бер-берегезне ташламагыз, Аллаһының коллары булган хәлдә бер-берегезгә кардәшләр булыгыз!

* Көнчелектән сакланыгыз, чөнки ут утын яки печәнне ничек яндырса, көнчелек тә изге гамәлләрне шулай ашый.

(Гүзәлия Тарханова сайтыннан алынды)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев