Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хатын-кызны кыйнарга ничек кулы барган?

Яшел Үзән прокуратурасы кеше сәламәтлегенә авыр зыян салган 32 яшьлек Артур Денисовка (исем-фамилиясе үзгәртелде) гаепләү чыгарды.

Прокурорның өлкән ярдәмчесе Эдуард Миңнегалиев аңлатуынча, бу фаҗигале хәл 2017 елның 18 октябрендә чыга. Луговой авылында бу ир соңгы вакытта бер хатын-кыз белән бергә тормыш иткән. Тормыш булгач, төрле хәлләр чыга шул. Салгаларга да яратсаң, ызгыш­лар икеләтә күбрәк чыга. Бу ир белән хатын арасындагы соңгы бәхәс кенә бик кызганыч тәмамлана һәм эш судка кадәр барып җитә. Аңлашылмаучылык йодрыкка барып тоташа һәм хатынның сәламәтлегенә зыян килә. Әлбәттә, монда җиңүче Артур булып чыга. Исерек ирнең  бу гамәле кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу буларак бәяләнә.
Артур Денисовка гаепләү чыгарсалар да, ул аны танымый. Аны СИЗОга утыртып куя­лар.  Аның эшен прокуратура судка җибәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев