Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хаҗәт намазы ничек укыла?

Берәр теләге тормышка ашсын яки максатына ирешү өчен мөселман кешесенең менә дигән мөмкинлеге бар. Ул — хаҗәт намазы.

Сөннәт намазлардан булган бу гыйбадәт ястү намазыннан соң, тәһарәт алып, ике, я дүрт рәкәгать итеп укыла. Беренче рәкәгатьтә «Фатиха»дан соң өч мәртәбә «Аятел Көрси», калган рәкәгатьләрдә «Фатиха»дан соң берәр мәртәбә «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс» сүрәләре укыла. Намазны укып бетергәннән соң, ул “Әлхәмдүлилләһи раббил-галәмин” дип Аллаһка хәмде-сәнә әйтеп, Пәйгамбәребез (салаллаһу галәйһи вәссәләм)гә салават-сәлам ирештерә. Шуннан соң, кулларын күтәреп түбәндәге доганы укый:
«Ләә иләәһә илләәллааһүл-хәлиимүл-кәриим. Сүбхәәнәллааһи раббил-гаршил-газыйим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин.Әс-әлүкә мүҗибәәти рахмәтикә вә газәә-имә мәгъфиратикә үәл-ганиимәтә миң күлли биррин, үәс-сәләәмәтә миң күлли исмин ләә тәдагъ лии зәмбә. Илләә гафәртәһүү, үә ләә һәммән илләә фәрраҗтәһүү үә ләә хаҗәтән һийә ләкә ридан илләә кадайтәһәә йәә әрхәмәр-раахимиин».
Доганың мәгънәсе: Хәлим вә Кәрим булган Аллаһыдан башка илаһ юктыр. Бөек тәхетнең иясе Раббыма тәсбих әйтәмен. Мактау — галәмнәрнең Раббысы Аллаһыгадыр. Әй, Раббым! Рәхмәтеңне һәм мәгъфирәтеңне кирәкле кылган һәр саваптан насыйп булуын һәм һәр гөнаһтан иминлек телимен. Кичерелмәгән гөнаһ, коткарылмаган кайгы, канәгатьләндерелмәгән ихтыяҗымны калдырма. Ризалыгыңа туры килгән ихтыяҗларымны каршыла. Әй, мәрхәмәтлеләрнең мәрхәмәтлесе булган Аллаһым!

Хозыр (галәйһис-сәлам) догасы

Хәзрәти Гали сөйли: “Мин бер кичне төшемдә Хозырны (галәйһис-сәлам) күрдем. Ул миңа дошманымны харап итәр өчен түбәндәге доганы өйрәтте: “Йә һүуә йә мән һүуә йә мән лә һүуә иллә һүуә”.

Иртәгесен Пәйгамбәребез (салаллаһу галәйһи вәссәләм): Сиңа Хозыр (галәйһис-сәлам) Исме-Әгъзам догасын өйрәткән була”, — дип, гаҗәпсенеп калган хәзрәти Галигә хәбәр итте. (“Мәснәви шәрхе”, 4/472)


http://caydaq.tatar сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    1

    Без але яхшы укый бел мибез, безнен сорарга кирәк кешелар бар, оялабыз, вак тияк сораулар белән мөрәҗәгать ифтарга, кайвакытта белмим диләр.

    • аватар Без имени

      1

      0

      Хэерле кич, хэжэт намазы сенат тугел, ул нэфел намазы. Ачуланмагыз, игтибарлы булсак иде. Рэхмэт.