Яшел Үзәннең район үзәк хастаханәсе территориясендә мул уңыш бирүче виноград куаклыгы үсеп утыра. Биредә эшләүчеләр аны татып караган инде, бик тәмле, диләр. Виноградны бирегә машина йөртүче Намаз Алышев утырткан булган.
- Хастаханәдә кара вак төрлесе үсә, аның тагын яшел, эрерэк сорты бар. Дачада утырттым, әлегә кечкенә, - дип уртаклашты безнең белән Намаз абый.
Нет комментариев