Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ХАЛЫК ТАВЫШ БИРЕРГӘ ӘЗЕР. Кем өчен?

 8 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советының VI чакырылышына сайлаулар була. Яшел Үзән муниципаль районында 29 июньнән 1 июльгә кадәр «ТР Яшел Үзән районында публикага таныш затлар рейтингы» социологик тикшерүләр уздырылды.

Районыбызда яшәүчеләргә анкета рәвешендә түбәндәге сораулар бирелде:  депутатлыкка нинди кандидатларны беләсез?
 җирлек бюджетын формалаштыруны һәм контрольдә тотуны кемгә ышанып тапшырыр идегез?
 әгәр дә иртәгә сайлаулар булса – кем өчен тавыш бирер идегез?
Гомуми статистиканы анализлаганнан соң, әлеге тикшерүләр узган торак пунктларда публикага таныш затларны белү дәрәҗәсе – аңа карата ышаныч һәм ТР Дәүләт Советына депутат сайлауларында аңа тавыш бирүгә әзерлек дәрәҗәләре арасында  турыдан-туры бәйләнеш бар, дип әйтергә була. 
Әлеге бәйләнешне гамәлгә ашыру мөмкинлегенең иң зурысы – Идел буе бер мандатлы округ буенча депутатлыкка кандидат – Ренат Мистаховта. Респондентларның күбесе Мистаховны беләбез, аңа ышанабыз һәм аның өчен тавыш бирергә әзербез, дип җавап бирде.
Кайсыбер публикага яхшы таныш затлар, халык арасында югары дәрәҗәдә билгеле булуларына карамастан (14,4% - 36,3%), сайлаучыларда ышаныч тудырмый, ә алар өчен тавыш бирергә әзерлек дәрәҗәсе 5%.
ТР Дәүләт Советына депутат сайлау­ларында Ренат Мистахов өчен тавыш бирергә 39,7% , Татьяна Мельниковага – 16,8%, Вера Керпель өчен – 6,8%,  Алексей Шмуклерманга – 4,8% респондент тавышын бирергә әзерлек белдергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев