Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Халык санын алу дәвам итә. Яшел үзәнлеләр 33 сорауга җавап бирә

Яшел үзәнлеләр 2021 елгы Бөтенроссия халык санын алу барышында бөтен россиядәгеләр кебек үк, 33 сорауга җавап бирә. Моның өчен уртача 20 минут тирәсе вакыт кирәк була.

Егерме өч сорау социаль-демографик характеристикага кагыла: җенесе, яше, гражданлыгы, туган урыны, милләте, телләр белүе, белеме, балалар саны, яшәү чыганагы. Тагын ун сорау торак шартлары турында. Кешеләргә торак бина тибын, йорт төзелгән елны, фатирның гомуми мәйданын, бүлмәләр санын атарга, шулай ук интернет бармы-юкмы икәнен билгеләргә кирәк.

Яшел Үзәндә вакытлыча яшәүче чит ил гражданнары бары җиде сорауга гына җавап бирергә тиеш. Әйтик, аларга җенесен, яшен, даими яшәгән илен, Россиягә килү максатын һәм биредә күпме яшәячәген генә күрсәтерә кирәк.

Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр бара. Барлык мәгълүматлар кешенең үз сүзләреннән языла, исәпкә алучыларга бернинди документлар да күрсәтергә кирәкми. Милләт турындагы сорауга да җавап бирүгә игътибарлы булыйк. Үзебезнең “татар” булуыбызны күрсәтергә онытмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев