Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Халык мәшгульлеге үзәге Яшел Үзән шәһәре һәм районы яшүсмерләрен вакытлыча эшкә урнаштыруны оештыру буенча хезмәттәшлеккә чакыра

14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру, аларның милек һәм хуҗалык рәвешләренә бәйсез рәвештә, предприятиеләрдә, оешмаларда һәм учреждениеләрдә укудан буш вакытта гамәлгә ашырыла.

Эш бирүчеләр мәшгульлек хезмәте органнары тарафыннан төзелгән шартнамәләр нигезендә яшүсмерләр өчен вакытлы эш урыннары оештыра. Эшкә урнашканда өстенлекле хокуктан социаль якланмаган категорияләрдән балигъ булмаганнар файдалана.

Яшүсмерләргә хезмәт хакы эш бирүче акчасыннан түләнә. Мәшгульлек үзәгеннән аена 2 250 сум күләмендә матди ярдәм күрсәтелә. Эшкә түләү, балигъ булмаганнарның һәр яшь категориясе өчен каралган эш вакытының айлык нормасын эшләгән очракта, хезмәткә түләүнең минималь күләме исәбеннән башкарыла (МРОТ).

Тулырак мәгълүматны эш бирүчеләр һәм мәшгульлек программалары белән эшләү бүлегендә, 19нчы кабинетта, 5-54-02 телефоны буенча алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев