Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Халык медицинасы

Чөгендер суы файдалы. Кызымның кечкенә вакытта гел тамагы авырта иде. Тамак төбе аз гына шешеп чыгуга, температурасы күтәрелә, бала хәлсезләнеп, урынга егыла иде.

Мин аны үземчә дәвалый башладым: кызыл чөгендерне угычтан чыгаралар да, суын сыгып, кайнар су белән кушалар, икесе дә бер үк күләмдә алына. Савытның өстен каплап, калын сөлге белән төреп, алты сәгать төнәтәләр. Кызым шул төнәтмә белән һәр ике сәгать саен тамагын чайкый иде. Бер аш кашыгы 6 процентлы аш серкәсе салсаң, тагын да яхшырак. Хәзер кызыма - 20 яшь, теге чир балачакта калды, тамак авыртуы борчыганы юк.

Буыннарга - керән тамыры

Буыннарга тоз утырганда, ул урын сызлый башлый. Моңа каршы бер рецепт язам. 1 килограмм керән (хрен) тамырын ит тарткычтан чыгаралар. Шуңа 4 литр су агызып, кайнатырга куялар, керән кайнап чыккан суда тагын 5 минут пешкәч, савытны ут өстеннән алалар. Суынгач сөзәләр. Ярты литр бал кушып болгаталар. Катнашманы иртән ач карынга берәр стакан эчәләр. Дәвалану курсы - катнашма беткәнче. Аны суыткычта саклыйлар. Болай дәвалануны елга ике тапкыр - язын һәм көзен эшләргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев