Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Халык контроле»нә 2 атна эчендә 436 шикаять килгән

Без теге заманнардагы татар теленнән имтиханнар очрагындагы кебек арттырып җибәрмибезме икән?

Яшел Үзән районында ТР телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру буенча муниципаль комиссиянең чираттагы утырышында иң күп тикшерелгән мәсьәлә – кибет, медицина, сәүдә үзәкләре һәм башка учреждениеләрдәге элмә такталарга карата шикаятьләр булды.

Бу шикаятьләрнең барысын да Тәлгать Х. язган. Нигездә, берничәсеннән кала, элмә такталарда кулланучыларга кирәкле мәгълүмат күрсәтелгән: эш һәм ял көннәре, төшке аш вакыты һәм факттагы адрес, учреждениенең тибы ике дәүләт телендә дә күрсәтелгән, ягъни татар теленә тәрҗемә ителгән. Әмма Тәлгать әфәнде фикеренчә, ООО, ОАО, ИП кебек аббревиатура – кыскартып ясалган сүзләр шулай ук татар теленә тәрҗемә ителергә тиеш. Телебез сагында торучы, юридик адресны да тәрҗемә итсәләр, әйбәт булыр иде ди.
Тик минем сезгә, хөрмәтле укучым, соравым бар: хәзерге чынбарлыкта кече бизнеска яшәве болай да җиңел түгел, әгәр аны мондый шикаятьләр белән дә «күмсәк», бөтенләй аяк чалу кебек. Бу бит әле элмә тактаны яңадан ясау өстәмә чыгымнар сорый дигән сүз. Асылда юридик мәгълүматның тәрҗемәсе берәүгә дә кирәкми. Сез беләсез инде, без – татар редакциясе журналистлары һәрвакытта да иң матур, яңгыравыклы туган телебезнең сагында тордык һәм торачакбыз, әмма бу кайчандыр мәгариф системасында очраган күңелсез хәлләргә китергән кебек, арттырып җибәрү булмасмы?! Шуңа да карамастан, утырышта барлык шикаятьләрне эшкә алырга һәм якын арада юкка чыгарырга дигән карар кабул ителде, ә редакциягә юридик атамаларны тәрҗемә итүдә ярдәм сораучылар һәм шалтыратучылар артты.
Сүз уңаеннан, газетада без янә йөрәгебезгә якын булган шәһәребезнең Яшел Үзән дигән исеменә кайтабыз, ә Зеленодольск атамасы документлар өчен генә калсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев