Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Халык иминлеген кайгыртып

Административ-техник инспекция (АТИ), белгәнегезчә, җәзалау түгел, ә кисәтү органы. Инде кисәтеп тә арыганнардыр, таләп ителгән кагыйдәләрне үтәмәүчеләр яки кайсыбер сәбәпләр аркасында (быел табигать күрсәткән могҗизаларны тиз арада юк итеп өлгерерлек кенә булмады) аларның очлы күзенә эләгүчеләр шактый.

15 октябрьдан 15 апрельгә кадәр тирә якны тәртиптә тоту аерым караш сорый. Кышын АТИ хезмәткәрләре шәһәр территориясен, тротуарларны, корылма түбәләрен һәм балконнарны кар һәм боз­дан чистарту сыйфатына аеруча игътибар итә. Һәм бу вакытта яшеллеккә зарар китереп санкцияләнмәгән урыннарга кар түгү, ишегалларын вакытында чистартмау кебек кагыйдә бозулар аеруча күп ачык­лана. Декабрь башыннан гына да 79 административ эш кузгатылган. Алар арасында, әлбәттә инде, үзләре биләгән территорияләрне, керү урыннарында тиешле тәртипне булдыруга салкын караган шәхси эшмәкәрләр күпчелекне тәшкил итә. Ә закон буенча һәм физик һәм юридик затлар, оештыру-хокукый формасының нинди булуына карамастан, аларның милке саналган җир участогында вакытында һәм сыйфатлы итеп чисталык булдырылу мәслихәт. Кышкы айларда, һава шартларының ниндилегенә бәйсез рәвештә, җәяүлеләргә һәм транспортка уңай хәрәкәтләнү шартлары тәэмин ителергә тиеш.
Таләп ителгән кагыйдәләр буенча, кар явып туктаганнан соң алты сәгатьтән дә соңга калмый тротуарлар чистартылган, ә башка территорияләр 12 сәгать дәвамында кардан арчылган булырга тиеш. Беренче чиратта аны чыгару тукталышларда, җәяүлеләрнең юл аркылы чыгу урыннарында, күперләрдә, юл чишелешләрендә, халыкның күпләп йөрү урыннарында, больница һәм башка социаль объект территорияләрендә башкарыла.
– АТИ хезмәткәрләре алга таба да кар һәм боздан арындыруны каты контрольдә тотачак. Хәзер яз башында бигрәк тә йорт түбәләреннән ишелүче кар һәм боз сөңгеләре куркыныч. Аларның кеше сәламәтлегенә зыян китерүенә юл кярга ярамый. Үз вазифаларына салкын карау­чы җаваплы затларны ачык­лап, җаваплылыкка тартуны дәвам итәчәкбез, – диде Яшел Үзән Башкарма комитетының административ-техник идарәсе җитәкчесе Ольга Абросимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев