Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Халык белән очрашулар дәвам итә

«Бердәм Россия» – илебездә үз кандидатларын алдан тавыш бирү юлы белән билгели торган бердәнбер партия.

РФ Дәүләт Думасына сайлауларда «Бердәм Россия» депутатларына 24 майдан 30 майга кадәр алдан тавыш биреп булачак.

Быел VIII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар, Бердәм тавыш бирү көнендә, 19 сентябрендә узачак. Ә әлегә Татарстанда «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирүдә катнашучыларының халык белән очрашулары дәвам итә. Ул Яшел Үзән шәһәренең Горький исемендәге мәдәният үзәгендә узды һәм анда:

– Гыйльметдинов Илдар – РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты;

– Глушков Геннадий – «Спасение» иминият медицина җәмгыяте» ҖЧҖ, генераль директоры, ТР ДС депутаты;

– Кәлимуллин Рөстәм – Татарстан Рес публикасы Биектау муниципаль районы башлыгы;

– Конов Максим – шәхси эшмәкәр;

– Фәррахов Айрат – РФ Дәүләт Думасы депутаты;

– Шәмсетдинов Раил – «Казан энергетика көллияте» ДАҺББУ, информатика укытучысы – халык каршында үзләре белән таныштырып, презентация үткәрделәр, сайланган очракта башкарачак программа – максатларын сөйләп, халык белән актуаль мәсьәләләр һәм районның проблемалары турында фикер алышты.

– Без инде сезнең белән бик зур эшләр башкардык, әмма эшләнәселәре әле тагын да күбрәк һәм мин депутат буларак нәкъ менә шуларны хәл итүдә ярдәм итәр идем, – дип сүз башлады Илдар Гыйльметдинов. – Минем алдымда юл картасы һәм мин районның барлык – кечкенәдән алып зурысына кадәр – торак пунктларында булып, проблемалар белән танышып чыктым. Шуның кадәр эш башка бер районда да юктыр, мөгаен. Бистәләр үсә һәм анда поликлиника, мәктәп, балалар бакчасы һ.б. халыкка хезмәт күрсәтү объектлары төзү таләп ителә. Шулай ук авылларны комплекслы үстерү программасын да булдырырга кирәк. Чикле вакыт эчендә барысын да сөйләп бетереп булмый, эш белән күрсәтергә мөмкинлек булыр дип ышанам.

Илдар Гыйльметдинов райондашларга РФ Дәүләт Думасына бездән сайланган депутат буларак үз эшен күрсәтте инде. Шуңа, форсаттан файдаланып, Яшел Үзән башлыгы Михаил Афанасьев та аңа ярдәме өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Сезнең булышлык белән район һәм шәһәрдә бик күп мәсьәләләр хәл ителде. Шундый темпта алга таба да эшләр идек», – диде.
Һәр чыгыш ясаучыга халык арасыннан медицина, демография, спорт һ.б. кагылышлы сораулар биреп, теге яки бу өлкәдәге проблемаларны хәл итү юлларын сөйләтеп тә, кандидатларны сынадылар.

– Яшел Үзән – минем күзаллавым буенча, Россия үсешенә актив рәвештә өлеш кертә. Бу хезмәт сөючеләр һәм интеллектуаль кешеләр яши торган искиткеч матур урында урнашкан шәһәр. Шуңа күрә биредә балалар үсеше, белем алу, бизнес алып бару өчен барлык шартлар да булырга тиеш, – диде Айрат Фәррахов.

– Соңгы елларда Яшел Үзән үзенең икътисади һәм табигый мөмкинлекләрен тиешенчә куллана башлады. Хәзерге вакытта россиялеләргә кая да булса бару географиясе тарайды һәм моннан файдаланырга, туристлык бизнесын үстерергә кирәк. Ә бу без экологияне саклаганда гына була торган эш. Минем тезислар һәм эш программалары шуңа нигезләнгән һәм сез минем кандидатураны якласагыз, алдагы елларда аларны бергәләшеп тормышка ашырыр идек.
Көллият укытучысы Раил Шәмсет динов ның да алдына куелган бурычлары сайлаучылар хупларлык, дияр идек. Ул мәктәпләрдә башлангыч сыйныфларны гына түгел, барлык укучыларны да бушлай ашатуга ирешү яклы һәм бу мәсьәләне югары даирәләрдә күтәреп, теләгенә ирешүгә ышанып сөйли. Шулай ук, укытучыларның хезмәт хакларын күтәрү, эшләү шартларын яхшырту юнәлешендә дә планнары зурдан. Максат-планнарын ачык күрсәтеп, үзенең буклетын да бастырган яшь кандидат.

 

«Анда күрсәтелгән электрон адрес буенча кереп, һәркем сорау-теләкләрен, проб лемаларын калдыра ала. Мин аларның һәрберсенә шәхсән җавап бирәчәкмен», – диде ул.

 

Әлеге чарада яңгыраган тәкъдимнәр һәм идеяләрдән партиянең Татарстан бүлеге «халык программасы»н формалаштырачак. Очрашу кысаларында «Безнең ишегалды», җәмәгать киңлекләрен үстерү программаларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар, шулай ук 26 апрельдән 30 майга кадәр төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү барачагы турында искәрттеләр.

«Бердәм Россия» партиясе сайлау алды программасын формалаштыруга кереште. Аның нигезен халыктан килгән идеяләр һәм тәкъдимнәр тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев