Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күгәйлеләр милли бәйрәмебезгә сөлге җыйды

Районыбыз авылларында милли бәйрәмебез – Сабантуй рухы сизелә башлады.

Быел ул аеруча сагындырган. Күгәйлеләр Сабан туен 13 июньдә узыдырырга җыена һәм барлык якташларны 10.00 сәгатьтә мәйданга чакырып кала.

Ә бу көннәрдә исә әзерлек бар көченә бара. Сабантуйга бүләк җыю борынгыдан калган матур, күркәм гадәт ул. Элек-электән яулык, сөлге, һәм башка бүләкләрне жыю йоласын тальян гармуннар белән җырлап, бизәлгән атларда йөреп башкарганнар. Күңелле тавышны ишетеп, хуҗалар алдан әзерләп куйган бүләкләрен алып чыккан.

Һәм менә үткәннәрдә кала башлаган гореф-гадәтләрне яңартып, Күгәйдә сөлге җыярга чыктылар. Бу матур, күңелле чарада  авыл җирлеге башлыгы, мәдәният хезмәткәрләре, ветераннар советы һәм авылның яшьләре катнашкан. Авыл халкы да бик актив булган.  Күп бүләкләр биреп, ярдәм күрсәткәннәре рәхмәт инде.

Бәйрәм уздыру бер, ә менә шушы йолаларны онытмый, киләчәк буынга житкерүдә өлеш кертүләре аерым бер мактауга лаек.

Киләчәк бәйрәмнәрегез күңелле, истә калырлык узсын, күгәйлеләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев