Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күгәйдә сайлау белән бергә - спорт бәйрәме

Ни генә уйлап чыгармый бу күгәйлеләр. Бүгенге бердәм тавыш бирү көнендә спорт бәйрәме оештырырга булганнар.

Авылның гүзәл затларыннан һәмуңган егетләреннән торган ике команда мәдәният йорты янындагы мәйданда төрле ярышларда көч сынашты.
Гимн белән башланган спорт бәйрәме кызганнан-кызды. Сайлауга килгән бар халык мәш килеп йөгерешкән авылдашларын тамаша кылды. Эстафета, капчык киеп узышу, чүлмәк вату, аркан тарту кебек уеннарда бик теләп катнаштылар. Татар халык уены “Гөлбану” да, җыр-биюләр дә калмады. Кыскасы, көнне файдалы һәм күңелле итеп үткәрделәр. Әлбәттә инде, дуслык җиңде! Оештыручыларга афәрин диясе килә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев