Күгәй егетләренә тиңнәр юк
Яшәеш

Күгәй егетләренә тиңнәр юк

Әйе, һич кенә дә арттырып әйтүебез түгел, кызлар, батыр егетләр Күгәйдә яши. Алар, чын мәгънәсендә, батыр. Нинди генә турнирда катнашсалар да, җиңү белән кайталар.

8 гыйнварда Апас муниципаль районы башлыгы призына милли көрәш буенча турнир узды. Әбделхәев Алмаз (29 кг), Шәйхенуров Булат (36 кг), Заһидуллин Рәмзис (70 кг) үз үлчәү авырлыкларында I урынны яулады. Шулай итеп, якташларыбыз туган авылына өч тәкә белән, лаеклы рәвештә җиңү яулап кайтты. Котлыйбыз, афәрин, егетләр!

Фото Күгәй авылы төркеменнән алынды.


Көрәш Яшел Узэн районы батыр Күгәй авылы

Нет комментариев