Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күгештә яшәүче Рәмзия Низамиева: “Сөйләшик татар телендә, без бит татар илендә!”

Газета укучыбыз, Күгеш авылында яшәүче Рәмзия  Низамиеван хат килеп төште. Ана телебез  өчен борчылып язган ул.. Барыбыз да әйтәсе килгәнне  берничә шигырь юлы белән әйтеп биргән.

 

Татар теле  язмышына багышлана

 

Татар телем, туган телем,

Язмышың кыл өстендә.

Киләчәгең ничек булыр,

Әле белми беркем дә.

 

 Бик матур бит  татар теле,

Шигырьләрдә, җырларда.

И туган тел, и матур тел

Саклансын мең елларда.

 

Чит илләрдә дә татарлар

Чын татарча сөйләшә.

Мирас итеп  туган телен

Буыннарга өләшә.

 

Без алардан ким түгел бит,

Онытмыйк  татар телен.

Балаларга, оныкларга

Калдырыйк туган телне.

 

Тимәгез татар теленә,

Ата-бабадан калган.

Милли байлык бит ул

Гасырлар буе барган.

 

Сөйләшик татар телендә

Без бит татар илендә.

Урыс  теле шикелле

Хакы бар бит  бу Җирдә.

 

Рәмзия Низамиева.

Күгеш

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: