Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күгештә иң зур сумма

Үзсалым турында күп язабыз, аңлатабыз, сөйлибез һәм шушы акча ярдәмендә авыл җирлекләрендә башкарылган эшләр күз алдында.

Хәзер без журналистлар кайсы авылга гына барсак та, көзен курыкмыйча резин итек түгел, ә күнен киябез. Иң мөһим проблемаларның берсе булган юлсызлык, ниһаять, чишелә кебек.
Әйе, юлсызлык авыл җиренең иң авырткан урыны. Районның Күгеш җирлеге дә нәкъ менә әлеге проблемадан интегә. Республиканың үзсалым программасы буенча алар шушы мәсьәләне чишә бара. Ел саен авыл юлларына вак таш җәелә. Ә бүген исә халык референдумда катнашып, үз тавышын бирә.
-Әлбәттә, референдум буласын ишеттек, һәм бүген катнашып, авылыбызның киләчәге өчен үз тавышымны бирәчәкмен. Безнең җирлектә үзара салым акчасы 700 сум итеп билгеләнгән. Елга бер тапкыр ничек тә бу сумманы бирергә була дип уйлыйм. Әлеге программа эшләгәндә юлларны төзекләндереп каласы иде, - дип сөйли Күгештән Сания Хәлилова.
Күгеш җирлегендә көндезге өч сәгатькә 74 процент тавыш бирелгән иде инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев