Күгештә футбол уйнадылар
Күгеш авыл җирлегендә 4 команда катнашында футбол турниры узган.
Мәктәп укучылары, студентлар һәм авыл яшьләре кубок өчен көрәшкән. Һәм алар тырышлыгы белән мәйданга футбол капкалары да алынган.
Финалга чыккан «Стимул» һәм «Йолдызлар» командасыннан соңгысы 2:0 исәбе белән җиңгән. Турнир нәтиҗәләре буенча иң яхшы уенчылар да билгеләнгән. Спорт бәйрәме чәй һәм коймак белән сыйланып тәмамланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев