Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күгешкә юллар да кирәк, клуб та

Район читендә тыныч кына яшәп ятучы Күгеш авылының кышын бер проблемасы да юк кебек. Кышкы ишелеп яуган кардан башка. Һәркем монда үзенчә, үз мөмкинлекләреннән чыгып көн күреп, шул ук вакытта авыл законнарына буйсынып яши. Каралты-куралар төзек, матур. Татар авылларыннан гына шундый җылылык бөркелеп тора. Әмма шулар белән бергә мөшкел хәлгә төшкән клуб бинасы гына күңелне төшерә. Халыкта, аерым алганда яшьләр шәһәргә күченгәндә, клуб, бәлки зур сорау тудырмыйдыр. Әмма авыл халкы башкача уйлый булып чыкты.

Район җитәкчеләре катнашында узган халык җыенын җирлек башлыгы юкка гына үзсалым акчасыннан һәм җирлек проблемаларын даими хәл итәргә булышып торучыларга рәхмәттән башлап җибәрмәде. Үзсалым акчасын  алар быел 500 сум күләмендә җыячаклар. Кыш көннәрендә юлларны кардан чистарту проблемасы туа. Бу эшләрдә аларга Кызыл Шәрык җәмгыятенең «Заволжье» ВЗПсы, Норлат ДРСУы,  ЖКХ МУП һәм хәтта шәхси хуҗалыклар булыша.
– 2017 елда үзсалым акчасына  Айдар авылының үзәк урамына 600 метр озынлыкта 889 842.98 суммасында вак таштан юл салынды, – дип сөйләде җыенда  авыл башлыгы Альберт Гатауллин. – Тугай авылында диод яктырткычлы лампалар да куйдырта алдык.  Дәүләт без җыйган 1 сумга 4 сум өстәгәч, үзсалым акчасын җыюга игътибарлы булсак иде.
Башлык 2018 елга планлаштырылганнарны да ассызыклады. Әйтик, янгын сүндерү депосын ремонтларга, юлларга вак таш җәюне дәвам итәргә кирәк булачак. Гомумән, юл проб­лемасы беренче урында тора монда. Яңа клуб кирәк. Әмма 50 урынга  клуб төзү быелгы рес­публика программасына керә алмаган. Бөтен ышаныч 2019 елга. Бюджет үтәлешенә килгәндә, ул болайрак булган. 2017 ел бюджеты 2 348 322 суммасында кабул ителеп, ел әйләнәсендә үзгәрешләр кертелгән һәм  ул
3 751 564,53 суммасында  үтәлгән. Үзләренең кереме 506 216,20 сум күләмендә булган, ягъни ул аларның бюджетының 22 процентын тәшкил итә.

Ахыры газетаның чәршәмбе санында (№14).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольский район сход граждан село Кугушево