Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кфу профессоры халыктан кошларны ашатуны сорый

КФУ профессоры, орнитолог Илгизәр Рәхимов шәһәр җирлегендә яшәүчеләргә кошларны ашатуны сорап мөрәҗәгать итте.

Эксперт билгеләп үткәнчә, кышкы-язгы чорда шәһәрләрдә яшәүче күгәрченнәр һәм башка кошларга авыр туры килә.

Рәхимов шулай ук күгәрченнәр саны сизелерлек кимүенә игътибар иткән. Җәен шәһәрдә күбрәк чыпчыклар, ә кышын - каргалар һәм чәүкәләр.

Заманча архитектура үзенчәлекләре аркасында күгәрченнәргә ояларга урын юк, дип саный профессор. Пыяла балконнар да күп.

Мегаполиска күгәрченнәрнең югалу кыркынычы янамый, дип саный Рәхимов, тик аларның кимүе күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Орнитолог күгәрченнәрне тозсыз икмәк һәм кипкән орлыклар белән генә булса да ашатырга кирәк, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев