КФУ профессоры Казанда аномаль эсселекнең күпмегә тоткарланачагы турында сөйләде
Яшәеш

КФУ профессоры Казанда аномаль эсселекнең күпмегә тоткарланачагы турында сөйләде

Августның беренче декадасында бездә температура нормадан 3-5 градуска югарырак иде, икенче декадада шул ук һава торышы көтелә.

Бу хакта КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итә.

«Татарстанда августның беренче аномаль-эссе декадасы тәмамлана. Антициклон йогынтысы айның икенче яртысында да сакланыр дип көтелә. Якындагы декада республикада кызу булачак, аномалия 3-4 градус тәшкил итәчәк», - диде ул.

Шул ук вакытта җәйге айның икенче яртысында көннәр акрынлап кимүгә бара, төннәр озынрак һәм салкынча булачак. РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү буенча федераль хезмәтнең ТР буенча Идарәсе хәбәр иткәнчә, сентябрь аенда да һава торышы җылы булачак.


Нет комментариев