Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

КФУ профессоры: 2021-2022 елгы кыш соңгы йөз еллыкта иң карлысы булды

Татарстанда һава торышын кышкы айларда Төньяк Атлантикадан килгән циклон һәм атмосфера фронтлары билгеләде.

Быелгы кыш соңгы йөз елда иң карлылар өчлегенә керде. Бу хакта Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев белдерде.

Белгечләр сүзләренә караганда, кар күп булу сәбәпле, яз көне туфрак дым җитмәүдән җәфа чикмәячәк. Шул ук вакытта югары кар катламы кайбер хайваннарның, бигрәк тә тояклыларның хәрәкәтен кыенлаштыра.

 

“Быел бездә циклоник активлык күзәтелә – безгә даими рәвештә атмосфера фронтлары белән Атлантикалы циклоннар килә", – дип билгеләп үтә Переведенцев.



Язның беренче аенда элеккечә үк Атлантикадан циклон булса, март җылы, ә кар көртләре тиз эриячәк. Әгәр яз гадәти яки озакка сузылса, кар акрынрак эри, дип өсти метеоролог.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев