Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

КФУ галиме: Июльнең икенче яртысы беренчесенә караганда җылырак булачак

Алдагы көннәрдә республикада җылы булачак, әмма эссе һава торышы көтәргә кирәкми, диде Юрий Переведенцев.

Татарстанда июльнең икенче яртысы беренчесенә караганда җылырак булачак. Әмма 30 градуслы эсселәр көтелми. Бу хакта профессор, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде.

Профессор әйтүенчә, июльнең беренче яртысы республика халкына чын җәйге һава торышы алып килмәде. Көчле циклон аркасында температура нормадан 2-3 градуска түбән булды.

“Циклон безгә төньяк-көнбатыш һава массаларын алып килде, шуңа күрә явым-төшемле һәм салкынча һава торышы булды”, - диде Юрий Переведенцев.

Июльнең икенче яртысы турында сөйләгәндә, профессор Россия Гидрометеорология үзәгенең озак вакытлы фаразларын искә алды. Аның буенча, безнең республикада июль ае климатик норма кысаларында булачак. Димәк, айның икенче яртысы, июльнең беренче ике атнасында булган салкыннарга һәм яңгырларга алмаш булачак.

“Норманы айның икенче яртысында тутырачакбыз. Әле август та нормадан югарырак булыр дип фаразлана. Һава торышы җылыначак дип исәплибез”, - диде ул.

Һава торышы җылынуга да карамастан, артык эсселек көтелми, диде ул йомгаклап.

“Бездә Көнбатыш Европадагы кебек артык көчле антициклон юк. Шуңа күрә 30 градуслы эсселек һәм челлә көтәргә кирәкми”, - диде галим.

“Татар-информ”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Артык эссе кирәкми дә, болай рәхәт!

    2
    X