Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«КФУ фәнни десанты»

Казан федераль университеты үзенең 215 еллыгын зур күләмле мәгърифәтчелек акциясе белән бәйрәм итүдән башлый. Ай дәвамында – 25 октябрьдән 29 ноябрьгә кадәр Татарстан шәһәрләрендә КФУ оештырган зур фән бәйрәме узачак.

Татарстанның иң зур вузы-Казан федераль университеты үзенең 215-нче туган көне уңаеннан республика халкына бүләк ясаячак. 
«КФУ фәнни десанты» 18 шәһәр һәм бистәләрдә килеп төшәчәк. Алар арасында: Апас, Актаныш, Лениногорск, Мамадыш, Әлмәт, Менделеевск, Азнакай, Минзәлә, Норлат, Зәй, Әгерҗе, Мөслим, Бөгелмә, Чистай, Сарман, Арча, Яр Чаллы һәм Алабуга бар. 
Фәнни-популяр лекторийда КФУ укытучылары психология турында бөтен дөреслекне сөйләячәкләр, кешелек белән бергә табигать рәвешенең ничек үзгәрүен аңлатачаклар, шулай ук «Геология: эволюция һәм һәлакәтләр-кем кем?» соравына җавап бирәчәкләр. 
Десант төшәчәк шәһәрләр һәм районнар: 

  • Апас – 25.10.2009 
  • Актаныш-29.10.2009 
  • Лениногорск – 30.10.2009 
  • Мамадыш-31.10.2009 
  • Әлмәт – 01.11.2019 
  • Менделеевск – 05.11.2019 
  • Чистай-06.11.2019 
  • Минзәлә – 07.11.2019 
  • Норлат-08.11.2019 
  • Алабуга – 09.11.2019 
  • Зәй – 12.11.2019 
  • Әгерҗе-13.11.2019 
  • Мөслим – 14.11.2019 
  • Бөгелмә-15.11.2019 
  • Азнакай – 20.11.2019 
  • Сарман – 21.11.2019 
  • Арча – 22.11.2019 
  • Яр Чаллы – 27.11.2019 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев