Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кеше хокуклары көне алдыннан "кайнар линия" була

9 декабрьдә, кеше хокуклары көне алдыннан, 9.00дән 17.00гә кадәр район халкы өчен хокукый мәсьәләләр буенча "кайнар линия" эшләячәк.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, аның аппараты хезмәткәрләре; Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе вәкилләре; «ТКХ өлкәсендә җирле җәмәгать контроле үзәге» НП; Татарстан Республикасы буенча медик-социаль экспертизаның Баш бюросы; РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге гражданнарга консультация, киңәшләрен бирәчәкләр. 
(843) 236-00-71 «кайнар линия» төп телефоны; (843) 236-40-17 - хезмәт һәм торак хокукларын яклау мәсьәләләре; (843) 236-89-15 - мәҗбүри тоту урыннарында кеше хокукларын яклау мәсьәләләре, хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау мәсьәләләре; (843) 236-89-28 - инвалидларның хокукларын яклау, тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итү, мигрантларның һәм гражданлыгы булмаган затларның хокукларын яклау буенча шалтыратырга, киңәш-табыш итәргә була. Бу хакта безгә Яшел Үзән район Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев