Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

КЕШЕ КАДЕРЕ - ТУГАН ЯКТА

Үз илендә пәйгамбәрләрнең кадере юк, дигән әйтем бар.Исән вакытында әлләни танылу да алмагандыр бәлки. Әмма еллар узгач, бу олы шәхесне гасырлар чоңгылыннан казып алып, Тукай янәшәсенә куйдылар. Бу безнең татарга хас бераз арттырып җибәрү булса да (шәхсән минем фикер), якташларының 17 йөзнең суфый шагыйре Мәүлә Колыйга ихтирамының тирәнлеген, хөрмәтен күрсәтә.

✅Кичә "Каюм Насыйри туган җирне торгызу" фонды хезмәткәрләре Мәүлә Колый туган авылда - Питрәч районы Чыты авылында стелага капсула салу һәм авыл мәчетенә Мәүлә Колый исемен бирү тантанасында, соңыннан Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция эшендә катнашты. Әлеге тантанага Яшел Үзән мэры урынбасары Николай Бызин һәм Яшел Үзән мөхтәсибе имамы Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин да чакырулы иде.
✅Мишә елгасы ярына урнашкан Чыты авылы зур, 565 кеше яши, 334 йорт исәпләнә. Авыл урмнарына асфальт җәелгән, һәрхәлдә, безне асфальттан йөрттеләр. Мәктәп тә, башка учреждениеләр дә бар.
Питрәч районы хакимиятенең Мәүлә Колый белән бәйле планнары зурдан. Шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын өйрәнү буенча зур эш башкарганнар: туган авылында зур стела куелачак, туган якны өйрәнү музее булдырылачак.

✅Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк: узган көздә Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов җитәкчелегендә зур делегация Кече Шырданга килеп, "Каюм Насыйри туган җирне торгызу" фондының эш тәҗрибәсен өйрәнеп киткән иде. Яхшы укучылар булып чыктылар: кыска гына вакыт эчендә республикада вакыйга булырлык зур, бик нык әзерлекле чара уздырдылар. Шулай булмый ни, монда энтузиастлар түгел, ә тулы бер көчле администрация машинасы эшкә җигелгән.Кече Шырданның да хакмият җитәкчелегенә өметләре зурдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев