Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кесә телефоннарын тикшерәләр

Яшел Үзәндә ЮХИДИ хезмәткәрләре «Кесә телефоны» оператив-профилактик операция сен башлап җибәрде. Бу чара 31 августка кадәр дәвам итә.

Әлеге операция автомобильдә РФ Юл хәрәкәте кагый дәләрен бозуны кисәтү, беренче чиратта, транспорт чарасын кулланмыйча гына, сөйләшүләр алып барырга мөмкинлек бирә торган техник җайланма белән җиһазландырылмаган килеш, кесә телефоныннан файдалануны булдырмау максатыннан уздырыла. Чөнки руль артында мобиль гаджеттан файдалану (смс-хәбәрләр язу, программалар һәм уеннар куллану) машина йөртүченең игътибарын җәлеп итә, юлдагы хәлне тулысынча контрольдә тотарга мөмкинлек бирми. бу еш кына юл-транспорт һәлакәтләренә китерә. 
РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7нче пункты нигезендә транспорт чарасында хәрәкәт иткән вакытта машина йөртүчегә кулдан башка сөйләшүләр алып барырга мөмкинлек бирүче техник җайланма белән җиһазландырылмаган телефоннан файдалану тыела. Әлеге таләпләрне бозган өчен йөртүчегә Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексының 12.36.1нче маддәсе нигезендә 1500 сум административ штраф салына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев