Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Керне үтүкләргә кирәкме?

Безнең әбиләребез элек тырышып-тырышып керне кайнаткан, крахмаллар кулланып, бар мендәр, юрган тышлыкларын, җәймәләрне үтүкләгәннәр.

Әмма бүген барча тикшеренүчеләр үтүк һәм крахмалның зарары турында сөйли, Янәсе, болар тукыма өчен генә түгел, мондый эшләнмәләрдә йоклаячак кешенең сәламәтлеге өчен дә зыянлы икән. 
Үтүкләүнең төп максаты - кайнар үтүк аша тукымада сакланучы бактерия һәм тузан талпаннары личинкаларын "үтерү", алар, кер юганнан соң урын-җир тукымасында кала. Әгәр дә сез 60 градустан түбән температурада кер юуга өстенлек бирәсез икән, бу, чыннан да, куркыныч, ди белгечләр. Ягьни, бар урын-җир әйберләрен югары температурада юарга кирәк. 
Үтүкләүнең тагын бер уңай ягы, дип, хуҗабикәләр мендәр, юрган япмаларының тышкы күренеше күз явын алып торачагын исәпли. 
Җитмәсә, тукымаларның хезмәт итү срогы да арта, тигезләнү нәтиҗәсендә, сүс җепләргә зыян килми. 
Үтүкләү нәтиҗәсендә, тукыма йомшаклана. 
Тагын бер киңәш, һәрвакыт өегездә запаска, кадерле кунакларыгыз өчен берничә үтүкләнгән урын-җир комплекты булдырыгыз. 
Алай да үтүкләү кайчан мәҗбүри соң? 
Балалар, бигрәк тә яңа туган балалар йоклаячак урын-җир әйберләрен юарга, үтүкләргә кирәк. 
Бигрәк тә, тире яки йогышлы авырулар белән интегүчеләр булган очракта, аларның урын-җир әйберләрен югары температурада юарга һәм пар аша үткәреп үтүкләргә кирәк. 
Америка галимнәре бер төн эчендә кешенең ике йөз грамм тир бүлеп чыгаруын исбатлаган. Алар фикеренчә, атлас яки ефәктән эшләнелгән юрган, мендәр япмаларын куллану зыянлы, алар кеше тиресен сеңдерми, боларда йоклаучы кешенең температура балансы бозыла. 
Киемнәрне үтүкләү аңарда статик электр туплануына китерә, ул, үз чиратында, йокыны боздыра, кеше тулысынча ял итә алмый. 
Европа психологлары фикеренчә, үтүкләнгән киемнәрдә йоклаучы кешеләр тиз кызып китүчән, тәнкыйтьне кичерә алмый һәм ачулы. Үтүкләнгән урын-җирдә йоклый торган ир белән хатын арасында җенси мөнәсәбәтләр азрак була икән. Ә менә үтүкләргә яратмаганнарда, бу хәлнең киресе күзәтелә. 
Бүген химик индустрия кер юу өчен төрле кондиционерлар тәкъдим итә, алар кер юганнан соң аны пөхтә итеп җәеп эләргә, ә кипкәннән соң төреп урынына куярга мөмкинлек бирә. 
Әгәр дә сезнең кер юу машинагызда "җиңелчә үтүкләү" (легкая глажка) режимы бар икән, ул вакытта урын-җир өстен юарга кирәкми. Шул рәвешле, "бер атуда сез ике куянны үтерәсез" - электр энергиясен һәм үз шәхси вакытыгызны экономиялисез. 
Шулай ук махралы урын-җир керләрен үтүкләргә киңәш ителми - бу тукыманы каты итә һәм күпереп торучанлыгын киметә. 
"Яшел Үзән"нән сезгә үтүкләү буенча киңәшләр: 
Җитен һәм мамык эшләнмәләрне уң яктан гына үтүләргә кирәк, ләкин тукымада чигүле бизәкләр булмаса гына. 
Урын-җир кибеп бетмәсен, бераз дымлы булса, үтүкләү тизрәк һәм җиңелрәк булачак. 
Бу эшкә керешкәнче, барлык почмакларны һәм җыерчыкларны тигезләгез. Һәм үтүкләгәннән соң, шунда ук шкафка тыгарга ашыкмагыз. Ул бераз суынсын. Шкафта ул парланырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев