Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Керләрне карап кына юыгыз

Галимнәр кер юу машиналарының сәламәтлек өчен куркыныч булган эш тәртибен ачыклаганнар.

Немец һәм Британия галимнәре кер юу машинасының экономияле эше кеше өчен үтә куркыныч булырга мөмкин дигән нәтиҗәгә килгән. Тиешле тикшеренү нәтиҗәләре Applied and Environmental Microbiology журналында басылып чыккан. Түбән температурага куеп юганнан соң, кер юу машинасының барабаны эчендәге резиналарында Klebsiella oxytoca төрендәге бактерияләр табылган, алар эчәклекне зарарлый, колит һәм ашказаны белән башка проблемалар китереп чыгара икән. 
Галимнәр керләрне машинада юган очракта, температураны югарыга куярга, шулай ук дезинфекцияләү чаралары кулланырга киңәш итә . Юкса, түбән температурада юсаң, кердәге барлык микроб, бактерияләр исән калачак, ә бу исә, авыру кешеләргә үтә дә зыянлы, дип яза regnum.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хәзер зыянлы булмаган әйбер бармы икән ул?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Юк инде!!! Суларга да ярамый?