Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кер юу машинасындагы тәмсез исне ничек бететергә?

Күпләр кер юу машинасыннан ят ис килә дип зарлана. Моның сәбәбе керләрне гел түбән температурада юганнан. Машинада бактерия­ләр һәм микроблар үлми һәм машина детальләрендә кала.

Эчтә җылы һәм дымлы, микроблар үрчи генә. Шуңа да, керне юганнан соң, аны коры чүпрәк белән яхшылап сөртеп алыгыз. Өч айга бер тапкыр лимон кислотасы салып юдырыгыз. Порошок сала торган бүлемтеккә 90 грамм лимон кислотасы салып, (кер салмыйча гына) 90 градус­та юдыр­тырга кирәк.

Исне дезинфекция бетерә: бер стакан арзанлы аракы алып, барабанга салыгыз да кыска вакытта юдырып алыгыз. Яки теш чайката торган сыеклык агызып, кер салмыйча гына юдырып алырга да була.

Фото: https://pixabay.com/
«Шәһри Казан»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ???

    • аватар Без имени

      0

      0

      ?????

      2
      X