Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кенәгәләр электронга әйләнә

Без хәзер бөтенләй яңа төрле заманда, ягъни интернетның тормышка ныклап үтеп кергән чорында яшибез. Кәгазь документлар электрон формаларга алмашып бара.

Менә чират хәзер хезмәт кенәгәләренә дә җитте. Шулай итеп, кәгазьгә зур экономия ясала. Тагын 10-20 елдан нәрсә булыр, әйтүе дә, хәтта, авыр. 
Эшләүче гражданнар өчен электрон хезмәт кенәгәләренә күчү ирекле булачак һәм ул аларның рөхсәте белән генә башкарылачак.
Ә менә 2021 елда беренче тапкыр эшкә урнашучылар гына искәрмә булып тора. Аларның хезмәте турындагы барлык мәгълүмат бары электрон хезмәт кенәгәсенә генә тупланып барачак.
Хезмәт кенәгәсенең кәгазь вариантын саклап калырга теләүчеләр 2020 елның ахырына кадәр эш бирүчегә язма гариза белән мөрәҗәгать итә ала, бу очракта, 2021 елдан башлап, кәгазь хезмәт кенәгәсе электрон вариант белән параллель алып барылачак.
Шуны искәртү зарур, электрон хезмәт кенәгәсендә хезмәт чоры һәм эш урыны, квалификация, эшкә алу һәм эштән азат ителү көннәре, хезмәт килешүен өзүнең сәбәбе кебек кәгазь варианттагы кенәгәдә исәпкә алына торган барлык мәгълүматлар да саклана.
«Электрон хезмәт кенәгәсе мәгълүматларын Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет яисә дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук, смартфоннар өчен тиешле кушымта аша карап булачак, бу хәзерге чорда аеруча уңайлы», – дип искәртә РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Болардан тыш, хезмәткәр соңгы эш урыныннан, күп функцияле үзәкләрдән яисә Пенсия фонды органнарыннан кәгазьгә бастырылып, тиешенчә расланган белешмә алырга хокуклы.
Эшкә урнашучы гражданин дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы сайтындагы шәхси кабинеты аша эш бирүче адресына электрон имза белән электрон хезмәт кенәгәсеннән күчермә (выписка) да юллый ала. 
Үзгәрешләр эш бирүчеләргә дә кагыла, алар өчен яңа хисап формасы кертелә. 2020 елның 1 гыйнварыннан оешмаларга иминиятләштерелгән затларның хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны Пенсия фонды органнарына ай саен хисап аеннан соң килгән айның 15нче числосыннан да соңга калмыйча биреп барырга, ә инде 2021 елның 1 гыйн варыннан башлап, эшкә алган яисә эштән азат иткән очракта, хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүмат Пенсия фондына 1 эш көненнән соңга калмыйча бирелеп барылачак.
Мәгълүмат бирү срок ларын үтәмәүчеләр ад министратив җаваплылыкка тартылачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев